17 нче октябрь - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне

2021 елның 16 октябре, шимбә

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады:

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Ел саен Татарстан юл комплексы алдына зур бурычлар куела, сез аларны уңышлы башкарасыз. Автомобиль юллары терәк челтәре үсә һәм модернизацияләнә, юл хәрәкәте иминлеге дәрәҗәсе күтәрелә. Мәктәп маршрутлары яңартыла, күперләр һәм торак пунктларга, терлекчелек комплексларына һәм гаилә фермаларына керү юллары төзелә, юллар төзүнең инновацион технологияләре кертелә.

Бүген республика территориясендә эре инфраструктура проектлары гамәлгә ашырыла. Алар арасында - «Мәскәү - Казан - Екатеринбург» М-12 югары тизлекле түләүле автотрасса һәм «Идел» М-7 автомобиль юлының Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен әйләнеп үтүче участоклары, «Европа - Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридоры кысаларында «Шәле (М-7) - Баулы (М-5)» түләүле автомагистрале төзелеше. Бу безнең өчен бик перспективалы проект.

Татарстан «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын тормышка ашыруда актив катнаша. Аның төп максаты - максималь санда юлларны норматив хәлгә китерү һәм юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннарны киметү. Безнең республика илкүләм проект кысаларында планнарны үтәү буенча лидерлар рәтендә.

Иң мөһим бурычларның берсе - юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итү һәм зур шәһәрләрдә бөкеләр проблемасын хәл итү. Мисал итеп, Казанда Горький шоссесы дублерын – Несмелов урамыннан «Серебряный бор» торак комплексы аша М-7 федераль әһәмияттәге трассасына кадәр автомобиль юлын төзүне китерергә мөмкин. Әлеге проектны тормышка ашыру Горький шоссесының йөкләнешен киметергә һәм үсеп килүче микрорайоннарны транспорт белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Тармак алдында торган бурычларны хәл итүдә үзен яраткан һөнәренә багышлаган ветераннарның тәҗрибәсе бәяләп бетергесез. Бу бәйрәм көнендә сезнең алда баш иям һәм иң изге теләкләрне юллыйм.

Хөрмәтле юл төзүчеләр! Фидакарь хезмәтегез һәм автомобиль юлларын төзүгә һәм карап тотуга лаеклы өлеш кертүегез өчен рәхмәт. Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән сәламәтлек, бәхет һәм гөрләп алга баруыгызны телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International