Татарстанда сентябрьдә «РТЮ» ААҖ челтәренә 1,2 млн тоннадан артык йөк төялгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3,3% ка күбрәк.
Агымдагы елның 9 аенда йөк төяү 10,8 млн. тонна тәшкил итте, бу 2020 елның шул ук күрсәткеченнән 6,4% ка түбәнрәк. Шулай итеп, 7,5 млн тоннадан артык нефть һәм нефть продуктлары төялгән, бу 8,2% ка кимрәк; 614,6 мең тонна химикатлар һәм сода (-9%); 603,7 мең тонна химия һәм минераль ашламалар (-12,5%); 465,9 мең тонна ашлык (+39,6%); 409,6 мең тонна кара металл ватыклары (+18,7%); 177,9 мең тонна төзелеш йөкләре (+19,5%) һәм башка продукция.
Фото: zen.yandex.ru