Татарстанда илкүләм проект буенча Питрәч - Чита - Янцевары юлының 7 км озынлыктагы участогы капиталь төзекләндерелде

2021 елның 14 октябре, пәнҗешәмбе

Питрәч муниципаль районында Питрәч - Чита - Янцевары автомобиль юлының 7 километрында капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган. Эшләр «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча алып барылган.

Питрәч - Чита - Янцевары төбәк әһәмиятендәге юл 4 техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы һәм 7 м киңлектәге транспорт йөрү өлеше белән проектланган. Капиталь төзекләндерү барышында 50 000 кв. м мәйданда юл эшчеләре югары чыдамлыкка ия ЩМА-10 вак таш-мастик асфальт-бетон катламын җәйгәннәр, һәр яктан 1,5 м юл кырыйларын вак таш белән ныгытканнар, 6 автобус павильоны урнаштырганнар. Шулай ук участокта хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча эшләр башкарылган: 86 юл билгесе, 384 метр барьер коймалар һәм 403 сигнал баганалары куелган.

Агымдагы елда Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 96,7 км төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары төзекләндереләчәк. Нәтиҗәдә юлларның 48,2% норматив халәткә ирешәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International