Иртәгә Болгар шәһәрендә Идел Болгарының ислам динен кабул итүенә багышланган “Изге-Болгар җыены” тантаналы чарасы уздырыла. Әлеге чарага “Южный” автовокзалы өстәмә рейслар кертә. Бу барлык теләүчеләр чара башланыр алдыннан Болгарга барып җитә алсыннан өчен эшләнде.
25 нче майда “Южный” автовокзалыннан сәгать 9.00 рейс сәгать 7.00 күчерелә, шулай ук сәгать 7.30 өстәмә рейс оештырылачак, алар кире Болгар шәһәреннән 14.00 һәм 14.30 сәгатьтә кузгалып китәчәкләр. Билет бәясе бер якка - 310 сум. Болгарга пассажирлар агымы күп булган очракта, бу юнәлештә өстәмә рейслар оештырылачак, дип ышандырдылар вокзал администрациясендә.