«Азимут» авиакомпаниясе Николай Лемаев исемендәге «Бигеш» халыкара аэропортыннан Яңа Уренгойга рейслар башкара башлады. Минималь тариф буенча 1188 сумнан башлап авиабилетларны авиакомпания сайтында (azimuth.aero/ru) сатып алырга була.
Рейслар атнага ике тапкыр SSJ 100 тибындагы һава судноларында башкарылачак.
Авиакомпания сайтында яки Бигеш аэропорты сайтында (www.nbc.aero) авиабилетларны һәм өстәмә хезмәтләрне сатып алырга, шулай ук расписание белән танышырга мөмкин.