Казанга Белорусиянең юл тармагы ветераннары килде

2013 елның 22 мае, чәршәмбе

      Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Беларусь Республикасының юл тармагы ветераннары Татарстан Республикасының транспорт комплексы ветераннары белән очрашты.

      Белорусиядән килгән кунакларга Казан Кремле буенча экскурсия оештырдылар. Универсиаданың яңа объектларын, транспорт инфраструктурасы объектларын күрсәттеләр. Ветераннарда Казан яхшы тәэсир калдырда, бигрәк тә төзелүче футбол стадионы, Кол Шәриф мәчете. Татар милли ризыкларыннан таңга калдылар. Кунаклар Татарстан башкаласы белән таныштыруның күптөрле һәм бай эчтәлекле программасы өчен министрлык җитәкчелегенә бердәм рәвештә рәхмәт белдерделәр. Очрашу истәлек өчен бергәләшеп фотога төшү белән тәмамланды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International