5 октябрьдә Татарстан, Удмуртия һәм Киров өлкәсендә шәһәр яны поездларының йөрү тәртибе үзгәрәчәк

2021 елның 1 октябре, җомга

Үзгәрешләр Кукмара - Коинсар аралыгындагы төзекләндерү эшләре белән бәйле.

5 октябрьдә бер көнгә түбәндәге шәһәр яны поездларының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк:

- 6371 нче Ижевск - Кизнер;

- 6372 нче Кизнер - Ижевск;

- 6379 нчы Кизнер - Вятские Поляны;

- 6401 нче Шәмәрдән - Казан;

- 6301 нче Казан - Свияжск;

- 6421 нче Сосновка - Казан;

- 6422 нче Казан - Сосновка;

- 6423 нче Кизнер-Казан;

- 6424 нче Казан-Сосновка;

- 6923 нче Кизнер-Казан;

- 6924 нче Казан - Кизнер;

- 6933 нче Ижевск - Кизнер.

Гамәлдәге расписание белән аерма өч минуттан алып кырык минутка кадәр тәшкил итәчәк.

5 октябрьдә түбәндәге шәһәр яны поездларының маршрутлары кыскара:

Шәмәрдән - Вятские Поляны участогында 6420 нче Казан - Вятские Поляны поезды гамәлдән чыгарыла, Казан – Шәмәрдән маршруты буенча хәрәкәт итәчәк, 6.24 сәгатьтә кузгала, 9.03 сәгатьтә килә;

Вятские Поляны - Шәмәрдән участогында 6425 нче Вятские Поляны – Казан поездының хәрәкәте туктатыла, Шәмәрдән – Казан поезды маршруты буенча хәрәкәт итәчәк,12.42 сәгатьтә кузгалып китә, 15.20 сәгатьтә килә.

Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны аша (тәүлек буе), «РЖД Пассажирам» мобиль кушымтасында, кассаларда һәм тукталыш пунктларында мәгълүмат стендларында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International