Илкүләм проект буенча Актаныш – Мөслим – Киров исемендәге совхоз автомобиль юлы участогы төзекләндерелде

2021 елның 1 октябре, җомга

Актаныш муниципаль районында төбәк әһәмиятендәге Актаныш - Мөслим - Киров исемендәге совхоз юлының 2,5 км төзекләндерелгән. Эшләр «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча алып барылган.

Төзекләндерү барышында 18 000 кв. м мәйданда юл эшчеләре югары чыдамлыкка ия ЩМА-8 вак таш-мастик асфальт-бетоннан өске катлам җәйгәннәр, 1,5 метр юл кырыйларын ныгытканнар, юл тамгасы төшергәннәр. Шулай ук участокта тукталыш мәйданчыгы да булдырылган. 15 октябрьгә биредә яңа автопавильон урнаштырылачак.

Актаныш - Мөслим - Киров исемендәге совхоз юлы 4 техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы һәм 7 м киңлектәге транспорт йөрү өлеше белән проектланган. Ул иң кыска юл белән төбәк әһәмиятендәге Актаныш – Мөслим юлын «Идел» М-7 федераль трассасы белән тоташтыра. Аның буенча мәктәп һәм муниципальара автобус маршрутлары йөри.

Агымдагы елда Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 96,7 км төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары төзекләндереләчәк. Нәтиҗәдә юлларның 48,2% норматив халәткә ирешәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International