Фәрит Хәнифов сыйфатлы һәм куркынычсыз юллар төзелешенә багышланган халыкара конференциядә катнаша

2021 елның 30 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәүдә цемент-бетон һәм минераль тоташтыргычлар кулланып сыйфатлы һәм куркынычсыз юллар төзүгә багышланган Беренче халыкара фәнни-техник конференция эшли башлады. Мәскәү автомобиль-юл дәүләт техник университеты мәйданчыгында Россиянең транспорт комплексы җитәкчеләре, дәүләт хакимияте органнары, эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре, инфраструктур проектлар базарының төп уенчылары җыелды.

Конференция эшендә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе дә катнаша. Делегация составына Казан дәүләт архитектура университетының, республиканың проект һәм подрядчы оешмаларының әйдәп баручы фәнни җитәкчеләре керде.

Конференция кысаларында бүген КДАТУның техник фәннәр кандидаты, автомобиль юллары, күперләр һәм тоннельләр кафедрасы мөдире Евгений Вдовин чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасында автомобиль юллары төзегәндә минераль тоташтыргычлар куллану турында сөйләде. Аерым алганда, докладчы хәбәр иткәнчә, агымдагы елда республиканың Саба районында 2 эксперименталь участок төзелгән. Ике участокта да вак таш-ком катнашмасыннан эшкәртелгән портландцемент җәелгән.

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сүзләренә караганда, мондый чаралар юл-төзелеш тармагын үстерә. Чөнки юл катламнарының хезмәт итү срокларын арттыруны һәм эксплуатация чыгымнарын киметүне тәэмин итә торган яңа материалларны һәм алдынгы технологияләрне куллану тәҗрибәсе белән танышырга мөмкинлек бирә. Аларның иң нәтиҗәлеләре Татарстанның юл челтәрен яңартуда куллану өчен каралачак, дип билгеләп үтте министр. Шулай итеп, транспорт инфраструктурасын үстерүнең иң перспектив юнәлешләреннән берсе - бетон өслекле автомобиль юллары төзелешенә аерым игътибар биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International