5 октябрьдә Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортыннан Калугага очышлар программасы яңартыла.
Рейслар атнага ике тапкыр башкарылачак. Сишәмбе көнне Казаннан очыш - 14:25, җомга көнне 12:30 сәгатьтә.
Авиабилетларны «Казан» аэропорты сайтында www.kazan.aero «Билет сатып алырга» сервисы ярдәмендә һәм аэропортның мобиль кушымтасында броньларга мөмкин.
Руслан Гусаров фотосы.