Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортының 2 нче терминалында хәйрия акциясе старт алды: аэропорт кунаклары игътибарына «Меңьеллык шәһәргә заманча караш» фотокүргәзмәсе тәкъдим ителде. Теләгән һәркемнең тәкъдим ителгән фотоэшләрне сатып алу мөмкинлеге бар. Әлеге акчалар Республика балалар клиник хастаханәсендә балалары озак вакыт дәваланганда Казандагы «Роналд Макдоналд йорты»нда яшәүче гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдереләчәк.
«Меңьеллык шәһәргә заманча караш» экспозициясе Казанны мең еллык тарихы булган заманча шәһәр буларак ача.
Акция 3 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Казанда «Роналд Макдоналд йорты» 2013 елның 10 июлендә ачылды һәм хәзер ул Россиядә бердәнбер түләүсез гаилә кунакханәсе. Бүгенге көнгә өйдәге кунакчыллык белән авыр тормыш ситуациясенә эләккән 12 меңнән артык ата-ана һәм балалар файдаланган.