«Содружество» АҖ кышкы чорга күчү һәм пассажирлар агымының сезонлы кимүе сәбәпле түбәндәге шәһәр яны поездларын расписаниедән чыгара:
- 2 октябрьдән 6001 нче Казан - Төрләмә һәм 6476 нчы Төрләмә - Арча шимбә һәм якшәмбе көннәрендә;
- 1 октябрьдән 6001 нче Казан - Свияжск, 6476 нчы Свияжск - Арча дүшәмбедән җомгага кадәр;
- 18 октябрьдән 6502 нче Канаш - Чабаксар һәм 6505 нче Чабаксар - Канаш һәр көнне;
- 15 октябрьдән башлап Казан – Йошкар-Ола һәм 6453 нче Йошкар-Ола - Яранск җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә;
- 16 октябрьдән 6452 нче Яранск - Йошкар-Ола һәм 6382 нче Йошкар-Ола - Казан шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә.
1 октябрьдән түбәндәге шәһәр яны поездларының йөрү маршрутлары кыскара:
- 6420 нче Казан - Вятские Поляны поезды Казан – Кукмара маршруты буенча хәрәкәт итәчәк. Казан станциясеннән 06:09 кузгалып китә, Кукмара станциясенә 09:01 килә;
- 6425 нче Вятские Поляны – Казан поезды Кукмара - Казан маршруты буенча хәрәкәт итәчәк. Кукмара станциясеннән 12:06 сәгатьтә кузгалып китә, Казан станциясенә 15:20 сәгатьтә килә;
- 6479 нчы Бирюли - Волжск поезды Бирюли – Краснозаринск маршруты буенча хәрәкәт итәчәк. Бирюли станциясеннән 18.09 кузгалып китә, Краснозаринск станциясенә 20:07 килә;
- 6477 нче Арча - Яшел Үзән поезды Коркачык - Яшел Үзән маршруты буенча хәрәкәт итәчәк. Коркачык станциясеннән 16:20 сәгатьтә кузгалып китә, Яшел Үзән станциясенә 18:12 сәгатьтә килә.
1 октябрьдән 6437 нче Арча – Казан (16:18 сәгатьтә кузгалып китә, 18.05 килә) һәм 6432 нче Казан – Арча (11:02 сәгатьтә китә, 12:55 сәгатьтә килә) шәһәр яны поездларының хәрәкәте озынайтыла.
Шәһәр яны поездлары расписаниесе турында тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), «Пригород» һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымталарында алырга мөмкин.