«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Теләче муниципаль районында «Идел» М-7 - Шәдке - Сауш - Шармаш төбәк юлы 5,4 км озынлыкта капиталь ремонтланды.
Биредә 38 мең кв. м мәйданда югары чыдамлыкка ия вак таш-мастик асфальт-бетоннан өске катлам җәю эшләре башкарылды, һәр яктан 1,5 м юл кырыйлары ныгытылды. Шулай ук хәрәкәт иминлеген арттыру буенча түбәндәге чаралар үткәрелде: 252 метр барьер киртәләре, 159 сигнал баганалары, 34 юл билгесе куелды, юл тамгасы төшерелде.
«Идел» М-7 - Шәдке - Сауш – Шармаш автомобиль юлы Мамадыш – Теләче юлын «Идел» М-7 федераль трассасы белән тоташтыра. Аның буенча мәктәп маршрутлары уза.
Милли проектлар Россиядә 2019 ел башыннан РФ Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә гамәлгә ашырыла.