Татарстанда, Удмуртиядә һәм Киров өлкәсендә сигез шәһәр яны поездының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк

2021 елның 24 сентябре, җомга

27 сентябрьдән Компрессор разъезды буенча бер юл ябылу сәбәпле түбәндәге шәһәр яны поездларының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк:

6401 нче номерлы Шәмәрдән - Казан поезды 04:23 сәгатьтә кузгалып китә, 06:38 сәгатьтә килә;

6301 нче Казан - Зөя поезды 06:40 сәгатьтә кузгалып китә, 07:46 килә;

6405 нче Арча – Казан поезды 06:37 сәгатьтә кузгалып китә, 08:30 сәгатьтә килә;

27 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр 6420 нче номерлы Казан - Вятские Поляны поездының хәрәкәт итү тәртибе үзгәрәчәк, 06:09 сәгатьтә кузгала, 09:12 сәгатьтә килә;

1 октябрьдән түбәндәге шәһәр яны поездларының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк:

6420 нче Казан - Кукмара поезды 06:09 сәгатьтә кузгалып китә, 09:01 сәгатьтә килә;

6427 нче Сосновка – Казан поезды 13:45 сәгатьтә кузгалып китә, 17:24 сәгатьтә килә;

6926 нчы Казан - Кизнер поезды 16:12 сәгатьтә китә, 20:28 сәгатьтә килә;

6428 нче Казан - Сосновка поезды 16:22 сәгатьтә кузгалып китә, 19:54 сәгатьтә килә.

Расписаниедә җирле вакыт күрсәтелгән.

Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны аша (тәүлек буе), «Пригород» мобиль кушымтасында, кассаларда һәм тукталыш пунктларында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International