Илкүләм проект буенча «Казан – Ульяновск» - Иске Барыш - Кама Тамагы автомобиль юлының 1,5 км ремонтланган

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

Кама Тамагы муниципаль районында «Казан – Ульяновск» - Иске Барыш - Кама Тамагы төбәк автомобиль юлы участогын ремонтлау төгәлләнде. «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча эшләр 1,5 км озынлыктагы участокта башкарылган.

12 000 кв. м мәйданда югары чыдамлыкка ия вак таш-мастик асфальт-бетоннан өске катлам җәелгән, һәр яктан 2 метр юл кырыйлары ныгытылган һәм юл тамгасы төшерелгән.

«Казан – Ульяновск» - Иске Барыш - Кама Тамагы юлы 3 техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы һәм 8 м киңлектәге транспорт йөрү өлеше белән проектланды. Аның буенча мәктәп маршрутлары оештырылган. Шулай ук Иске Барыш, Иске Казиле, Картапа, Зур һәм Кече Бортас торак пунктларының керү юллары да әлеге юл белән тоташтырылган.

Исегезгә төшерәбез, быел Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 96,7 км төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары ремонтланачак. Нәтиҗәдә юлларның 48,2% норматив халәткә ирешәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International