Татарстан укучылары һәм студентлары электричкаларда йөрү өчен мобиль кушымта аша ташламалы билетлар рәсмиләштерә алалар

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

Татарстан укучылары һәм студентлары хәзер «РЖД Пассажирам» мобиль кушымтасы аша шәһәр яны поездларына билетлар сатып ала алалар.

Мондый мөмкинлекне шәһәр яны тимер юл элемтәсендә пассажирлар йөртүче 7 шәһәр яны пассажир компаниясе бирә, шул исәптән «Содружество» АҖ (Татарстан Республикасы, Удмурт Республикасы).

Уку елы дәвамында мобиль кушымта аша 50% ташлама белән билетлар сатып алу өчен мәктәп укучыларына һәм студентларга уку чорына бер тапкыр (укучылар тарафыннан мәктәп белешмәләре һәм студент билетлары яңадан рәсмиләштерелгән очракта) шәһәр яны кассасында шәхси мәгълүматларны раслау процедурасын узарга кирәк. Моның өчен кассирга шәхесне раслаучы һәм ташламалы йөрү хокукын раслаучы документлар күрсәтергә кирәк.

Теркәлгәннән соң «РЖД Пассажирам» кушымтасын соңгы версиягә кадәр яңартырга, китү һәм килү станциясен, шулай ук сәфәр датасын һәм поездны сайларга киңәш ителә. Студент яки укучы өчен ташламалы билет «Данные пассажира» бүлегендә активлаша. Билет сатып алган өчен комиссия алынмый.

Сәфәр вакытында пассажирның ташламалы йөрү хокукын раслаучы документлары булу мәҗбүри.

Исегезгә төшерәбез, РФ кайбер субъектлары законнары нигезендә, мәктәп укучыларына һәм студентларга 1 гыйнвардан 15 июньгә кадәр һәм 1 сентябрьдән 31 декабрьгә кадәр шәһәр яны поездларында йөрү өчен 50% ташлама бирелә.

Фото: web-nrg.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International