Илкүләм проект буенча Биектау районында Алат – Казаклар юлын капиталь төзекләндерү дәвам итә

2021 елның 20 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында Алат - Казаклар төбәк автомобиль юлын капиталь төзекләндерү дәвам итә. Эшләр «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 3,2 км озынлыктагы участокта алып барыла.

Юл 4 техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы һәм 7 м киңлектәге транспорт йөрү өлеше белән проектланган.

Юл төзүчелар газүткәргечне үзгәртеп кору, электр линияләрен күчерү, җир катламы буенча эшләрне төгәлләделәр һәм өч суүткәргеч торбаны алыштырдылар.

Капиталь төзекләндерү эшләре барышында югары чыдамлыкка ия вак таш-мастик асфальт-бетоннан өске катламны җәю, юлның һәр ягыннан 1,5 метр юл кырыйларын ныгыту һәм 9 яңа съездны төзекләндерү планлаштырыла.

Шулай ук хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча чаралар да башкарылачак. Аерым алганда, 792 метр барьер коймалар, 185 сигнал баганалары, 101 яңа юл билгесе урнаштыру һәм юл тамгасы төшерү.

Участокны капиталь төзекләндерүне 2021 елның ноябрендә тәмамлау планлаштырыла.

Генераль подрядчы булып «Татавтодор» АҖ тора.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 ел башыннан РФ Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә гамәлгә ашырыла.

Фотода: Алат - Казаклар юлы участогын төзекләндерү барышы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International