Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен «Содружество» шәһәр яны компаниясе авиабилетлар, ерак араларга йөрүче поездларга һәм шәһәрара автобусларга билетлар сату буенча егерме станциядә кассалар ачты.
Хәзер төрле транспорт төрләренә билетларны Восстание – Пассажирская, Юдино (җөп һәм так), Казан-1, Урмары, Алатырь, Вурнары, Арча, Шәмәрдән, Кукмара, Нократ Аланы, Заструг, Сосновка, Кизнер, Можга, Камбарка, Әмзә, Куеда, Чад, Чернушка станцияләрендә сатып алырга мөмкин.
Хезмәт көн саен шәһәр яны тимер юл кассаларында күрсәтелә. Кассаларның эш режимын компаниянең мәгълүмат хезмәте телефоны 8800555393 буенча белергә була.