Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казаннан Горно-Алтайскка очуларны яңадан башлап җибәрә

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе 23 сентябрьдән Казаннан Горно-Алтайскка һәм кире юнәлештә очышлар программасын яңадан башлап җибәрә. Рейслар пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак.

Самолетның очуы пәнҗешәмбе көннәрендә Казаннан 02:00, Горно-Алтайсктан 10:30 сәгатьтә планлаштырыла.

Якшәмбе көннәрендә Казаннан 01:30, Горно-Алтайсктан 10:00 сәгатьтә очып китәчәк.

Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.

Маршрутта Канаданың 50 урынлы Бомбардье CRJ-200 авиалайнеры җәлеп ителгән.

Авиабилетны авиакомпания сайтында сатып алган очракта, бәясе бер якка 6090 сумнан башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International