Казан-1 тимер юл вокзалы бинасында РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирү өчен участок оештырылды

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

53 нче номерлы вакытлыча сайлау участогы Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирү өчен Казан-1 тимер юл вокзалының төп бинасының икенче көтү залында ачыла. Тавыш бирү көннәрендә юлда булачак пассажирлар 2021 елның 17-19 сентябрендә Мәскәү вакыты белән 08:00-20:00 сәгатьтә вокзалда тавыш бирә алачак.

Исегезгә төшерәбез, Казан-1 тимер юл вокзалында тавыш бирүдә 18 яшькә җиткән һәм тору урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза биргән РФ гражданнары катнаша ала. Бюллетеньнәр тавыш бирүдә катнашучыларга паспорт яки аны алмаштыручы документ күрсәтү буенча бирелә.

Сайлау участогында Covid-19 коронавирус инфекциясенең таралуын булдырмау буенча Роспотребнадзор таләпләренең барысы да үтәлә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International