15 сентябрьдән Татарстан территориясендә шәһәр яны поездларында йөрү өчен түбәндәге абонемент билетлары кертелә:
– Казан - Арча маршруты буенча көн саен йөрү өчен бер айга 2688 сум тора;
– 774 км т. п. - 804 км т. п. маршруты буенча көн саен йөрү өчен бер айга 1196 сум тора;
– Яшел Үзән - Зөя маршруты буенча көн саен йөрү өчен бер айга 952 сум тора.
Шулай ук гамәлдәге абонемент билетлары (бер айга «көн саен», «эш көне», 10 һәм 15 көнгә «көн саен» абонементлары) белән беррәттән өстәмә рәвештә түбәндәгеләр кертелә:
- 2 һәм 3 айга «көн саен»;
- 20 һәм 25 көнгә «көн саен»;
- 2 һәм 3 айга «эш көне».