Фәрит Хәнифов КДАТУ студентларына Татарстанда юл төзелеше турында лекция укыды

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов КДАТУ автомобиль юллары, күперләр һәм тоннельләр кафедрасының 4 нче курс студентлары алдында чыгыш ясады. Очрашуның темасы Татарстанда юл төзелеше мәсьәләләре булды.

Фәрит Хәнифов студентларга республикада М-12 «Мәскәү - Түбән Новгород - Казан» тиз йөрешле автомобиль юлы, «Идел» М-7 Мәскәү – Владимир - Түбән Новгород – Казан - Уфа автомобиль юлының Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен әйләнеп узучы участокның төзелеше кебек эре юл объектларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Министр шулай ук Татарстанда түбән маржиналь юллар төзү кирәклегенә басым ясады. Ул билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта грунт өслекле автомобиль юлларының гомуми озынлыгы 8 820 км тәшкил итә, шуның 8 250 км – муниципаль әһәмияттәге юллар. Түбән маржиналь юлларны кече торак пунктларга, күп балалы гаиләләр өчен участокларга һәм вакытлыча юл итеп төзергә мөмкин.

Фәрит Хәнифов республикада бетон өслекле автомобиль юллары төзү мәсьәләсенә аерым игътибар бирде. Татарстанда 39 500 км юлның нибары 390 км цемент-бетон өслекле. Министр сүзләренә караганда, автомобиль юлларын цемент-бетон кулланып төзү - транспорт инфраструктурасы үсешенең иң перспектив юнәлешләреннән берсе.

Казанга керү-чыгу юлларының гамәлдәге транспорт вәзгыяте турында сөйләгәндә, Фәрит Хәнифов иң киеренке хәл Горький шоссесы, Дәрвишләр бистәсе, Мамадыш һәм Оренбург трактларында күзәтелә, дип ассызыклады. Монда йөкләнеш тәүлегенә уртача 265 000 автомобиль тәшкил итә. Тиз йөрешле трассаларны, гамәлдәге шәһәр ситуациясенә карап, ике катлы участоклар белән төзү тәкъдим ителә. Моннан тыш, түләүле трассага керү-чыгу шлагбаумнар белән җиһазландырылмаячак. Бу йөкләнеш зур булган участоклардагы бөкеләрдән арынырга һәм түләүле магистральне уңайлырак итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының КДАТУ студентлары белән мондый очрашулары даими булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International