2021 елның гыйнвар-август айларында Татарстан Республикасында «РТЮ» ААҖ челтәрендә 9,7 млн тонна йөк төялгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7,5% ка кимрәк.
2021 елның 8 аенда 6,6 млн тонна нефть һәм нефть продуктлары (узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 10,8% ка кимрәк), 541,1 мең тонна химикатлар һәм сода (-8,5%), 524,4 мең тонна химик һәм минераль ашламалар (-13,4%), 443 мең тонна ашлык (үсеш 2 тапкыр диярлек), 365,3 мең тонна кара металл ватыклары (+21,7%), 166,1 мең тонна төзелеш йөкләре (+26,3%) төялгән. Шулай ук 153,9 мең тонна тарттырылган продуктлар (-36,3%), 115,6 мең тонна кара металл (-10,1%) һәм 46,1 мең тонна метизлар (+25,9%) төялгән.
Фото: savingurals.com