«Казан» аэропортында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда тавыш бирү өчен участок ачылды

2021 елның 13 сентябре, дүшәмбе

Сайлаучыларга Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында тавыш бирү мөмкинлеге бирелде.

2828 нче вакытлыча сайлау участогы 1 нче Терминал бинасында, 3 нче катта (лифттан чыккач уңга) ачылды. Пассажирлар, кунаклар, аэропорт һәм авиакомпания хезмәткәрләре, тавыш бирү көннәрендә үзләренең даими яшәү урыннарыннан ерак яки юлда булган очракта, аэропортта 2021 елның 17-19 сентябрендә Мәскәү вакыты белән 08:00 сәгатьтән 20:00гә кадәр тавыш бирә алалар.

«Казан» аэропортында 18 яшькә җиткән һәм 2021 елның 13 сентябренә кадәр тору урыны буенча сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза тутырган РФ гражданнары тавыш бирүдә катнаша ала. Бюллетеньнәр тавыш бирүдә катнашучыларга паспорт яки аны алмаштыручы документ күрсәтү буенча бирелә.

Тавыш бирү берничә көн рәттән үткәрелгәнгә күрә, тавыш бирүнең соңгы көнендә 18 ел тула торган сайлаучы күрсәтелгән көннәрнең теләсә кайсы көнендә тавыш бирә ала.

Сайлау участогында Covid-19 коронавирус инфекциясенең таралуын булдырмау буенча Роспотребнадзор таләпләренең барысы да үтәлә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International