Казаннан Болгарга һәм Свияжскига регуляр рейслар йөри башлады

2013 елның 20 мае, дүшәмбе

      “Буревестник” ҖЧҖ автотранспорт предприятиесе 9 нче майдан Казаннан Болгарга һәм Свияжскига регуляр рейслар ачып җибәрде.

      Болгарга автобус җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә “Южный” автовокзалыннан кузгалып китә. Кире якка – шул ук көннәрне 16.00 сәгатьтә. Свияжскига шимбә һәм якшәмбе көннәрендә барырга була. Китү вакыты – “Казан-2” тимер юл вокзалыннан 9.00 сәгатьтә. Маршрутларда 20 пассажирга хисапланган уңайлы “Мерседес-спринтер” автобусы йөри.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International