Фәрит Хәнифов Белоруссиядә цемент-бетоннан юллар төзү тәҗрибәсе белән таныша

2021 елның 10 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов эш визиты белән Беларусь Республикасына килде. Сәфәрнең төп максаты - цемент-бетоннан юллар төзү тәҗрибәсе белән танышу.

Татарстан делегациясе составына шулай ук проектлаучылар, төзелеш һәм юл оешмалары, бетон һәм гравий заводларының җитәкчеләре керде.

Сәфәр барышында бетон конструкцияләрне проектлау һәм куллану буенча белорус белгечләре катнашында семинарлар узды.

Бүген катнашучыларга цемент-бетон кулланып төзелгән юл объектларын күрсәттеләр: Слобода - Паперня Р-80, Слобода - Новосады Р-53 автомобиль юллары, Минск тирәли икенче боҗра автомобиль юлы.

Шулай ук Татарстан делегациясе «ДСТ № 5» ААҖ төзелеш лабораториясендә һәм цемент-бетон заводында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International