Казанда илкүләм проект буенча Рәүис Гәрәев урамы төзекләндерелде

2021 елның 10 сентябре, җомга

Казанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Рәүис Гәрәев урамы төзекләндерелде. Урам ремонт программасына республика халкы соравы буенча керде. Аның аша Балалар республика клиник хастаханәсенә барыла.

Оренбург юлыннан 90 нчы номерлы йортка кадәр 1,4 км озынлыктагы участокта капиталь ремонт ясалды. Гомуми мәйданы 1 582 кв. м булган яңа тротуарлар төзелде, 3 077 кв. м озынлыкта юл һәм газон борт ташлары алыштырылды.

Юл төзүчеләр халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен пандуслар белән автобуска утырту мәйданчыкларын җиһазладылар. Юл хәрәкәтен оештыру буенча эшләр калды: 220 юл билгесе, 580 метр җәяүлеләр өчен койма куясы, 3 светофор объектын реконструкциялисе һәм яктылыкны кире кайтаручы элементлар булган термопластиктан юл тамгасы төшерүне тәмамлыйсы.

Рәүис Гәрәев урамы Идел буе районында урнашкан. Аның озынлыгы 2,57 км тәшкил итә.

Илкүләм проектлар Россиядә 2019 ел башыннан РФ Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә гамәлгә ашырыла. 2021 елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Казан агломерациясендә ремонт программасына 23 объект кергән, шуларның 11е - Казанда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International