«Бигеш» халыкара аэропортында Стэнли Кубогын тантаналы рәвештә каршы алдылар

2021 елның 9 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген «Бигеш» халыкара аэропортына легендар хоккей трофее - Стэнли Кубогы килде.

Кубокны туган шәһәре Түбән Камага НХЛ «Тампа-Бей Лайтнинг» клубы сакчысы Михаил Сергачев алып кайтты.

Пассажирлар, аэропорт кунаклары, шулай ук «Нефтехимиклар» хоккей мәктәбе укучылары беренче булып трофей белән фотога төшү мөмкинлегеннән файдаландылар.

Бүген Кубок 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Нефтехим Арена» боз сараенда (Түбән Кама шәһәре) куелачак. Аннары 19 сәгатькә кадәр аны «Нефтехимик» паркында күрергә мөмкин булачак.

Исегезгә төшерәбез, Түбән Кама хоккееның 23 яшьлек тәрбияләнүчесе Михаил Сергачев Милли хоккей лигасында «Тампа-Бей Лайтнинг» (АКШ) командасы өчен 2017 елдан бирле чыгыш ясый. Быел ул клуб белән бергә Стэнли Кубогын отты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International