Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов COMTRANS халыкара күргәзмәсендә булды, ул 7-11 сентябрь көннәрендә «Крокус ЭКСПО» халыкара күргәзмә үзәгендә уза.
Күргәзмәдә министр КАМАЗ ГАҖ стендын карады. Предприятие вәкилләре йөк һәм пассажир транспортында яңа эшләнмәләр турында сөйләделәр. Шулай ук КАМАЗның киләчәк үсеше турында планнар белән уртаклаштылар.
Исегезгә төшерәбез, COMTRANS – Россиядә һәм Көнчыгыш Европада иң зур коммерциячел автомобильләр күргәзмәсе. Анда Россиянең һәм БДБнең 77 регионыннан 18 меңнән артык җитәкче һәм белгеч катнаша.
#Татарстан #миндортрансрт #камаз ##comtrans