«Идел» М-7 - Әлдермеш автомобиль юлы буенча хәрәкәтне вакытлыча туктату 19 сентябрьгә кадәр озайтылды

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

Биектау муниципаль районында «Идел» М-7 - Әлдермеш автомобиль юлы буенча хәрәкәтне вакытлыча туктату 19 сентябрьгә кадәр озайтылды. Биредә 8,4 км дан 11,4 км га кадәр участокны капиталь төзекләндерү дәвам итә.

Машина йөртүчеләргә төбәк әһәмиятендәге Усад спирт заводы - Чернышевка - Каймар, «Усад спирт заводына керү юлы» һәм Каменка - Дөбъяз - Олы Әтнә автомобиль юллары тәкъдим ителә.

Тиешле юл билгеләре куелган юл хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ идарәсе белән килештерелгән.

Машина йөртүчеләрне әлеге юл буенча үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International