ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Кадышево бистәсендә Татарстан өчен традициягә кереп киткән “Агачлар утырту көне” табигатьне саклау акциясендә катнаштылар.
Биектау участогы урманчылыгында министрлык өчен мәйданы 0,2 гектар булган участок бүлеп бирелгән. Безнең коллегалар ике сәгать эчендә 300 нарат үсентеләрен утырттылар.