Николай Лемаев исемендәге «Бигеш» халыкара аэропортыннан беренче рейс Nordwind авиакомпаниясе тарафыннан 10 сентябрьдә башкарылачак.
Рейска билетларны Pegas touristik сайтында һәм аккредитацияләнгән агентлар челтәрендә сатып алырга мөмкин.
Сәфәрне планлаштырганда гамәлдәге виза кагыйдәләре һәм илгә керү шартлары турында мәгълүмат белән игътибар белән танышырга кирәк.
Шулай итеп, РФ гражданнары Мисырга алдан рәсмиләштерелгән визадан башка чыгарга мөмкин. Очу вакытында шәхси саклану чаралары битлек һәм перчаткалар булырга тиеш. Пассажирлар самолет бортында авиакомпания хезмәткәрләре тарафыннан бирелгән инглиз телендә сәламәтлек торышы турында декларация тутырырга тиеш.
Искәртеп узабыз, 2020 елның 15 августыннан Мисыр территориясенә килгән барлык чит ил гражданнары COVID-19 коронавирусы булу-булмауга ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәләрен күрсәтергә тиеш. Справка бирүдән 6 яшькә кадәрге балалар азат ителә. Анализ Мисырга кергәнче 72 сәгатьтән дә соңга калмыйча тапшырылырга тиеш. Лабораториядә биоматериалны алу вакыты һәм датасы 72 сәгатькә кадәр исәпләнә. Моннан тыш, 2021 елның 18 июненнән бары тик QR-код белән генә справка (басма яки электрон формада) кабул ителә.