«Казан» аэропорты август аенда рекордлы санда пассажирларга хезмәт күрсәткән

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты августта 485 193 пассажирга хезмәт күрсәткән. Аэропорт эшчәнлеге чорында мондый күрсәткечкә бер ай эчендә беренче тапкыр ирешелгән.

Шулардан 325 528 пассажирга эчке авиалинияләрдә, 159 665енә халыкара авиалинияләрдә хезмәт күрсәтелгән.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, аэропорт агымдагы елның июлендә куелган рекордны яхшыртты. Ул вакытта 462 469 пассажирга хезмәт күрсәтелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International