9 сентябрьдә Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортыннан Будапешт - Казан - Будапешт маршруты буенча даими рәвештә пассажирлар ташу яңартыла. Татарстан башкаласы, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң, Wizz Air авиакомпаниясенең пандемия башланганнан соң рейсларын яңарткан Россиянең өченче шәһәре булачак.
Очышлар пәнҗешәмбе көнне Airbus A320 һава судноларында планлаштырылган. Казаннан очып китү 18:40 сәгатьтә, Будапешттан 13:40 сәгатьтә. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.
Рейслар санын арттыру буенча эш алып барыла.
Руслан Гомәров фотосы.