Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов эш визиты белән Теләче муниципаль районында булды.
Сәфәр барышында Фәрит Хәнифов капиталь төзекләндерүдән соң Лесной бистәсендә балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты. Мәктәпкәчә учреждение 25 балага исәпләнгән. Биредә уен бүлмәсе белән берләштерелгән музыка залы, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын өйрәтү кабинеты, йокы бүлмәсе, төшке аш, киенү-чишенү бүлмәләре бар. Барлык бүлмәләр дә яңа мебель белән җиһазландырылган. Төзекләндерү эшләре агымдагы елның мартында башланды. Төзүчеләр түбә һәм фасадларны яңарттылар, электр челтәрләрен, коммуникацияләрне, җылыту мичләрен, тәрәзәләрне тулысынча алыштырдылар.
Олы Мәтәскә урта мәктәбендә бүген төзекләндерүдән соң «Үсеш ноктасы» функциональ зоналары ачылды. Монда заманча стандартлар буенча җиһазландырылган информатика, биология, химия һәм физика кабинетлары керә. Яңа җиһазларның бәясе 500 мең сум тәшкил иткән. Хәзер укучыларның 3Д-модельләштерү, робот техникасы белән шөгыльләнү, лаборатор тәҗрибәләр үткәрү мөмкинлеге барлыкка килде.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Теләче урта мәктәбендә Белем көненә багышланган линейкада катнашты. Монда беренче сыйныфка 78 бала керде. Беренче кыңгырауга беренче сыйныф укучылары «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика программасы кысаларында Министрлык тарафыннан бүләк ителгән портфельләр белән килделәр. Министр укытучыларны һәм укучыларны уку елы башлану белән котлады, аларга уңышлар теләде.