Бүген нефть-газ химиясе форумы кысаларында юл тармагында нефть химиясе продукциясен куллану мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды

2021 елның 31 августы, сишәмбе

Бүген «Казан Экспо»да Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында «Юл төзелешендә нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү» темасына түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Модератор буларак ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов чыгыш ясады.

Фәрит Хәнифов үз чыгышында хәбәр иткәнчә, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы яңа һәм иң яхшы технологияләрне эзләү һәм гамәлгә кертү белән шөгыльләнә. Алдагы дүрт елда 110нан артык объектта яңа технологияләр кертелде. Агымдагы елда 19 объектта 24 яңа материал һәм технологияләр кулланып эшләр алып барыла.

Әлеге эш кысаларында автомобиль юлларында эшкәртелгән минераль материаллар, композит материаллар һәм эшләнмәләр, асфальт-бетонның төрле яңа төрләре, заманча саклау һәм гидроизоляцияләү системалары кулланыла. Мәсәлән, Шушмабаш - Сәрдәбаш һәм Ишки - Түбән Тәкәнеш автомобиль юлларына капиталь төзекләндергәндә күперләрдә күзәнәкле мастиктан асфальт-бетон кулланылган. Бу юл өслегендә су тоткарланмаска ярдәм итә. Соболевское - Чулпаниха юлын төзекләндергәндә төбәк автомобиль юлларында беренче тапкыр юл билгеләре һәм композит материаллар куелган иде.

Яр Чаллыда Гостев урамын һәм Яр Чаллы - Сарман автомобиль юлын реконструкцияләгәндә, КДАТУ тарафыннан 2020 елда республика стандартына туры китереп эшләнгән бетон ватыкларыннан вак таш файдаланылган.

Моннан тыш, Ф. Хәнифов сүзләренә караганда, башка күп кенә яңа материаллар һәм технологияләр Татарстанның автомобиль юлларында да кулланылыш таба.

Утырышта «Россия автомобиль юллары» дәүләт компаниясенең проектлау, техник сәясәт һәм инновацион технологияләр департаменты директоры урынбасары Елена Аникеева үз объектларында нефть химиясе продукциясен куллану турында чыгыш ясады.

КДАТУның фәнни-тикшеренү эшләре буенча проректоры Евгений Вдовин институтның юл төзелешендә химия һәм нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтүгә юнәлдерелгән фәнни-инновацион эшләнмәләрен тәкъдим итте.

«Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ полимер продукциясенең яңа төре турында предприятиенең баш технологы урынбасары Айдар Вәгыйзов сөйләде.

«Газпромнефть-БМ» һәм «ТН-Инжиниринг» җитәкчеләре транспорт инфраструктурасы объектлары өчен һәм ясалма юл корылмаларының конструктив элементларын саклау өчен үз эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.

Йомгаклау сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, күп кенә кызыклы проектлар тәкъдим ителгән. «Материаллар һәм технологияләр буенча эшләргә кирәк. Хезмәт итү срогы битумнар һәм бәйләүче материаллар сыйфатына җитди рәвештә бәйле. Юл хезмәтләрендәге коллегаларыбызның бу проектларны эшләүчеләр белән турыдан-туры элемтәдә булуларын һәм аларның эшләнмәләрен куллануларын сорыйм», - диде ТР Президенты.

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International