Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Түбән Кама ГЭСы күперен төзекләндерү буенча оператив киңәшмә үткәрде.
Эшләрнең генподрядчысы – Яр Чаллы шәһәренең «Автомобиль юллары предприятиесе» МУП хәбәр иткәнчә, 27 августта күпердә план нигезендә бер терәктә деформацион җөйне алмаштыруга әзерлек башланган. Әлеге эш төренең үзенчәлеге хәрәкәтне чикләмичә генә төзекләндерү эшләрен башкарырга мөмкинлек бирми, чөнки яңа технологияләр кулланып, бетон ныклыгын җыюның норматив вакыты 7 тәүлек тәшкил итә.
Генподрядчы сүзләренә караганда, 6 сентябрьгә күпер буенча тулы хәрәкәтне ачу өчен юл эшчеләре тәүлек буе эшли.
Төзекләндерү эшләре чорында транспорт хәрәкәте һәр юнәлештә югары аралык буенча оештырылган. Моннан тыш, машина йөртүчеләргә альтернатива итеп Алексеевск - Чистай - Камские Поляны - Түбән Кама - Яр Чаллы маршруты тәкъдим ителде.