Татарстанның Питрәч районында Күн авылына илкүләм проект буенча юл төзеләчәк

2021 елның 30 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Күн авылына керү юлы төзелеше дәвам итә.

1,2 км озынлыктагы яңа юл 4 техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы һәм 7 м киңлектәге транспорт йөрү өлеше  белән проектланган.

Хәзерге вакытта вак таш-ком катнашмасыннан нигез салынган. Шулай ук ике су үткәрү торбасы урнаштырылган.

Төзелеш барышында асфальт-бетон катламының аскы өлешен һәм югары чыдамлыкка ия ЩМА-10 асфальт-бетоннан өске катламны җәю, һәр яктан 1,5 м юл кырыйларын ныгыту буенча эшләр планлаштырылган. Юл төзүчеләр 46 сигнал баганалары, 844 метр барьер коймалар урнаштырачаклар һәм 9 яңа юл билгесе монтажлаячаклар.

Күн авылына юлны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы буенча авыл халкы мөрәҗәгатеннән соң төзи башладылар. Юл-төзелеш эшләрен 2021 елның октябрь ахырында тәмамлау планлаштырыла.

Генераль подрядчы - «Татавтодор» АҖ, проектчы - «Символ Про» ҖЧҖ.

2021 елда Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 96,7 км төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары төзекләндереләчәк. Нәтиҗәдә юлларның 48,2% норматив халәткә китереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International