ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллективы Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре Иван Алексеевич Беловның вакытсыз үлеме сәбәпле кайгы уртаклаша

2021 елның 28 августы, шимбә

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллективы Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган транспорт хезмәткәре Иван Алексеевич Беловның вакытсыз үлеме сәбәпле, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Иван Алексеевич Белов 1953 елның 6 августында Татарстан АССРның Теләче районы Ключищи авылында туган.

1972 елда Алатыр тимер юл техникумын, 1981 елда читтән торып «Инженер-механик» белгечлеге буенча Мәскәү тимер юл транспорты инженерлары институтын тәмамлаган.

И.А. Беловның хезмәт биографиясенең төп өлеше тимер юл тармагы белән бәйле. 1972 елда Амур өлкәсе Ерофей Павлович шәһәренең локомотив депосы бригадиры булып эшли башлаган. Горький тимер юлының Ижау бүлекчәсе Әгерҗе локомотив депосында мастер, өлкән инженер, ПТО технологы, локомотивларын кабул итүче булып эшләгән. 1883 елда Горький тимер юлының Ижау бүлекчәсе начальнигы итеп билгеләнгән.

1998-2010 елларда икътисадны реформалауның катлаулы шартларында Горький тимер юлының Казан бүлекчәсен җитәкләгән һәм Татарстан Республикасында тимер юл транспорты үсешенә зур өлеш керткән.

Белов Иван Алексеевич катнашында 2009 елда Татарстан, Чувашия, Марий Эл, Удмуртия республикаларында, Киров өлкәсендә пассажирлар ташу өчен «Содружество» шәһәр яны компаниясе оештырыла. Белов Иван Алексеевич 2010 елдан 2015 елга кадәр компаниянең генераль директоры булган.

Профессиональлеге, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, күренекле казанышлары һәм Россия Федерациясе тимер юл транспорты үсешенә зур өлеш кертүе өчен И.А. Беловка «Татарстан Республикасының Атказанган транспорт хезмәткәре», «Чувашия Республикасының Атказанган транспорт хезмәткәре», «Марий Эл Республикасының Атказанган транспорт хезмәткәре», «Россия Федерациясенең Атказанган транспорт хезмәткәре» дәүләт бүләкләре тапшырылган.

Югалту кайгысын уртаклашабыз…

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International