Бүген тантаналы шартларда «Идел дәүләт су транспорты университеты» Казан филиалы базасында су транспорты өчен кадрлар әзерләү кампусы ачылды.
Ачылыш тантанасында диңгез һәм елга флоты федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Владислав Ставицкий, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Советлар Союзы Герое Михаил Деватаев исемендәге диңгез һәм елга флоты институты директоры Ильяс Сәлахов һәм башкалар катнашты.
Институт коллективын әлеге мөһим вакыйга белән котлап, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Россия һәм Татарстан транспорт тармагын үстереп, ныклы адымнар белән бара, дип билгеләп үтте. «Без автомобиль юллары төзелеше, тимер юл һәм авиация транспорты торгызылганын күрәбез. Бүген Россиядә су транспорты глобаль үзгәрешләр кичерсен өчен стратегик карарлар кабул ителә. Россия Федерациясенең эчке су транспортын үстерү буенча илкүләм программаны тормышка ашыруга да күп калмады. Һәм шуңа күрә бүген шундый искиткеч вакыйга - кампус ачылу - бу зур эшнең старты булсын», - диде Ф. Хәнифов. Шулай ук министр РФ транспорт министрлыгыннан килгән коллегаларына мондый объектны төзүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.
Кампус Порт урамы, 19 нчы йортта урнашкан. Аңа 338 кешегә исәпләнгән реконструкцияләнгән уку корпусы һәм 250 урынга исәпләнгән тулай торакның яңа бинасы керә.
Уку корпусының беренче катында гардероб һәм сак бүлмәсе булган вестибюль, медпункт, ярдәмче бүлмәләр белән буфет, 20 урынга исәпләнгән төшке аш залы бар. Подвал һәм беренче-өченче катлар тренажер заллары, остаханәләр, административ, уку һәм укытучылар өчен кабинетлар белән җиһазландырылган. 4 катта - 138 кешелек актлар залы.
Биш катлы студентлар тулай торагының беренче каты гомуми кулланылыштагы бүлмәләр өчен проектлаштырылган: төшке аш залы, 50 урынга исәпләнгән ашханә, табиб кабинеты, ярдәмче бүлмәләр, кер юу бүлмәләре комплексы.
Икенче каттан бишенче катка кадәр студентлар яшәячәк. Һәр торак катта 17 өч урынлы бүлмә һәм 6 ике урынлы бәдрәф һәм душ бүлмәләре бар.
Укытучылар да, студентлар да әлеге яңа корпусларны бәяләячәк. Исегезгә төшерәбез, Татар транспорт прокуратурасы һәм Казан шәһәре Вахитов районы суды карары буенча, Несмелов урамында урнашкан уку корпусы һәм тулай торак биналары авария хәлендә дип табылды. 2017 елда инженер һәм транспорт инфраструктурасы булган кампус төзү турында карарга киленде. Проектны тормышка ашыру заманча уку корпусларының территориаль урнашуын оптимальләштерергә һәм аларны бер урында локальләштерүне, шулай ук чит шәһәрләрдән килгән студентларны урнаштыру проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Казан диңгез һәм елга флоты институтында хәзер 991 студент белем ала, шуларның 405е урта һөнәри белем факультетында, 586сы югары белем факультетында укый. Ел саен студентлар саны арта.
Бу Татарстанда су транспорты, аерым алганда, судно йөртүчеләр, судно механиклары, судно электромеханиклары, корабльләр төзү белгечлекләре буенча максатчан әзерләүне гамәлгә ашыручы бердәнбер югары уку йорты. Моннан тыш, институт тармакның югары квалификацияле инженерларга, техникаларга һәм массакүләм һөнәрләргә - матросларга, шкиперларга, мотористларга, су краны белән идарә итүчеләргә, бортпроводникларга кадрлар ихтыяҗын тәэмин итә.