Автомобиль юлларында куркынычсыз хәрәкәт итү өчен илкүләм проект буенча 62 ясалма тигезсезлек урнаштырылачак

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында юл хәрәкәте иминлеге буенча хөкүмәт комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Утырышта шул исәптән «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла торган юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре дә каралды.

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта илкүләм проект буенча Татарстанда төбәк әһәмиятендәге юлларда юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча кайбер чаралар башкарыла. Аерым алганда, бу 5 светофор объектын төзекләндерү, 4,7 км ясалма яктырту һәм 10 536 метр тротуар булдыру эшләре. Юл төзүчеләр 62 ясалма тигезсезлек, 4,75 км җәяүлеләр өчен киртәләр, 3482 юл билгесе һәм 27 км дан артык тимер барьер киртәләр урнаштырачаклар.

Артем Чукин шулай ук хәбәр иткәнчә, 2021 елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектына кергән «Татарстан Республикасы юл хуҗалыгын үстерүнең гомуми системалы чаралары» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында федераль бюджеттан шәһәр агломерацияләрендә интеллектуаль транспорт системаларын гамәлгә кертү өчен 370 млн сум бүлеп бирелгән. Акчаларның бер өлеше юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны фотофиксацияләү өчен җиһазлар сатып алуга юнәлдерелгән.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама агломерацияләрендә авария-куркыныч участокларны локальләштерүгә юнәлдерелгән чаралар башкарылды. 7 светофор, 8167 җәяүлеләр өчен киртәләр, 11694 барьер киртәләр, 3300 юл билгесе куелган һәм 53 автобус тукталышы урнаштырылган. 1190 метр озынлыктагы бетон парапет киртәләр монтажланган, 18389 метр ясалма яктырту һәм 20 ясалма тигезсезлек урнаштырылган, 34120 кв. м тротуар төзелгән.

Милли проектлар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә 2019 ел башыннан Россиядә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International