ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында хезмәткәрләрнең балаларын - булачак беренче сыйныф укучыларын хөрмәтләделәр

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына быел беренче тапкыр мәктәпкә баручы хезмәткәрләрнең балаларын чакырдылар.

Быел 8 хезмәткәрнең балалары беренче сыйныфка барачак. Дөрес, барысы да очрашуга килә алмадылар, чөнки беренче уку елы алдыннан ял итәләр. Рюкзакларны аларга барыбер тапшырачаклар.

Беренче сыйныф укучыларының ата-аналары исеменнән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе өчен министрлык җитәкчелегенә стратегик үсеш идарәсе башлыгы Илнур Нурмөхәммәтов рәхмәт белдерде. Беренче сыйныфка аның кече кызы Камилә дә барачак. «Министрлыкның булачак беренче сыйныф укучыларына - хезмәткәрләрнең балаларына портфельләр бүләк итү традициясе бар. Портфельләр педагоглар тәкъдим иткән җыелма белән комплектланган. Хәтта яктылык кайтаргыч «STOP» һәм «Сак булыгыз, балалар» значокларын да керткәннәр. Безнең гаилә инде икенче тапкыр портфель ала. Ике ел элек 1 сентябрь алдыннан министрлык өлкән кызым Әминәгә шундый бүләк тапшырды», - дип сөйләде И. Нурмөхәммәтов.

Аннан соң балалар өчпочмак һәм тәм-томнар белән чәй эчтеләр. Очрашу министрлыкка керү юлында гомуми фотога төшү белән тәмамланды.

Булачак беренче сыйныф укучыларын 1 сентябрь белән котлыйбыз! Мәктәп еллары могҗизалы булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International