2021 ел башыннан Горький тимер юлында 124,3 км юл төзекләндерелгән һәм 135,9 км тимер юл салынган. Шулай ук 74 стрелка күчерү җайланмасы алыштырылган.
Хәзерге вакытта Татарстанда Коркачык – Арча, Киров өлкәсендә Просница – Ардаши, Владимир өлкәсендә Кондаково – Муром һәм Вековка – Нечаевская, Чуашстанда Шоркестра – Урмары аралыкларында тимер юлларны капиталь төзекләндерү эшләре бара.
Капиталь төзекләндерү кысаларында рельс-шпал рәшәткәләрне алыштыру, балластны тирән чистарту, рельсларны алыштыру һәм җөйләрне эретеп ябыштыру буенча эшләр башкарыла.
Юл төзекләндерү кампаниясе тимер юлларда ташуларның куркынычсызлыгын югары дәрәҗәдә тәэмин итүгә һәм поездлар хәрәкәте тизлеген арттыруга юнәлдерелгән.