Бүген Казанның «Көньяк» автовокзалында урта класслы Yutong ZK6938HВ9 CNG автобусын тәкъдир итү булды.
Презентациягә Татарстанның автотранспорт предприятиеләре җитәкчеләрен чакырдылар.
Автобус метанда эшли һәм бер заправка, ким дигәндә, 500 километрга җитә.
39 утыру урынына исәпләнгән һәм аны муниципальара маршрутларда кулланырга мөмкин.
База комплектациясенә һәр пассажирга аерым разводка булган көчле салон кондиционеры, 6 конвектор тибындагы салонны җылыту җвйланмасы, салонда монитор, тавыш сигналы булган арткы камера, урта ишеккә салон видеокамерасы, тәрәзәләрдәге пәрдәләр керә. Һәр креслоның зарядка җайланмасы бар. Моннан тыш, кресло торышын көйләү һәм уңайлылык өчен кырыйдагы утыргычны үтеп йөрү юлына таба кузгату каралган.
Дилер сүзләренчә, метан - ягулыкның иң куркынычсыз һәм экологик төрләренең берсе һәм дизель ягулыгыннан ике тапкыр диярлек арзанрак.
Транспорт чарасының бәясе - 10 млн сумнан башлана.
Автобусны тәкъдир итү Пермьдә башланды. Планлаштырылган тукталышлар арасында шулай ук Тула, Мәскәү һәм Санкт-Петербург. Бу газ-мотор ягулыгында автобусларны актив сатып алучы һәм ягулык салу инфраструктурасы үсеш алган төбәкләр.