Татарстанда 1 сентябрьгә гомуми белем бирү учреждениеләренә юлларны төзекләндерү эшләре тәмамланып килә

2021 елның 20 августы, җомга

Татарстанда яңа уку елына белем бирү оешмалары янындагы юлларны төзекләндерү һәм мәктәп маршрутларында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча эшләр тәмамланып килә.

Ел саен Татарстан автомобиль юлларында юл хәрәкәте иминлеген арттыру өчен белем бирү оешмалары янында юлларны төзекләндерү һәм мәктәп маршрутларында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча чаралар планлаштырыла. Шулай итеп, юл өслеген төзекләндерү, юл тамгаларын төшерү, ясалма тигезсезлекләрне төзекләндерү, ясалма яктырту, светофорлар, юл билгеләре, барьер һәм җәяүлеләр өчен киртәләр урнаштыру буенча эшләр башкарыла.

Исегезгә төшерәбез, республиканың төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары буенча 505 мәктәп маршруты уза. Яңа уку елы башына 345 участокта «җәяүлеләр кичүе» дигән горизонталь юл тамгасы төшерелгән, 4 светофор, 154 метр барьер киртәләр, 770 метр җәяүлеләр өчен киртәләр һәм 1052 юл билгесе куелган. Шулай ук 124 ясалма тигезсезлек төзекләндерелгән.

Гомуми озынлыгы 213,2 км булган мәктәп маршрутлары участокларын төзекләндерү һәм 80,8 км ясалма яктырткыч урнаштыру тәмамланып килә.

2021 елда «Халык контроле» ТР ДМС аша белем бирү учреждениеләре янында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренә караган 9 гариза хәл ителгән. Шул исәптән 5 гариза Казаннан, 2 гариза Чаллыдан, Түбән Кама һәм Бөгелмә районнарыннан килгән.

Фото: tmbw.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International