Татарстанда Kazan Digital Week-2021 халыкара форумы узачак

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

2021 елның 21-24 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәмендә Kazan Digital Week-2021 халыкара форумын үткәрә.

Форум цифрлы интеллектуаль технологияләр нигезендә булдырылган системалар, сервислар һәм хезмәтләрне эшләүчеләргә һәм кулланучыларга юнәлдерелгән. Ул «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә катнаш (оффлайн + онлайн) форматта узачак.

Форумның төп тематик юнәлешләре:

• «Интеллектуаль транспорт системалары»

• «Ситуацион үзәкләр»

• «Цифрлы индустрия 4.0»

• «Финтех экосистемасы»

• «Киберкуркынычсызлык»

• «Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр»

• «Мәгариф өлкәсендә цифрлы технологияләр»

• «Мәдәният өлкәсендә цифрлы технологияләр»

• «Сәламәтлек саклау өлкәсендә цифрлы технологияләр»

• «Авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр».

Форум кысаларында, аерым алганда, тематик секцияләр, мастер-класслар, панель дискуссияләр, губернаторлар һәм мэрларның түгәрәк өстәлләре; Россия төбәкләрендә интеллектуаль транспорт системаларын кертү мәсьәләләре буенча Федераль юл агентлыгының эш төркеме утырышы планлаштырылган.

Чара, теркәлү, катнашу һәм материалларны бастырып чыгару шартлары турында тулырак мәгълүматны kazandigitalweek.com сайтында белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International