Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы ел саен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясендә катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Усманов Теләче муниципаль районының аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 90 булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырды.
Тантаналы чара Теләче авылының үзәк паркында узды.
Һәр рюкзакка канцелярия кирәк-яраклары салынган. Монда дәфтәрләр, пластилин, фломастерлар, линейкалар, төсле карандашлар, гуашь, кисточкалар, төсле кәгазь, балалар иҗаты өчен җыелма һәм башка бик күп нәрсәләр бар.
Шулай ук, матур традиция буенча, быел балалары беренче тапкыр мәктәпкә баручы хезмәткәрләргә портфельләр тапшырылды. Быел 8 хезмәткәрнең балалары беренче сыйныфка барачак. Һәр рюкзакка «STOP» һәм «Сак булыгыз, балалар» дигән яктылык кайтаргыч билгеләр салынган.
Якынлашып килүче 1 сентябрь белән, безнең беренче сыйныф укучылары! Мәктәп тормышы сезгә файдалы белем һәм яңа ачышлар бүләк итсен!