Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Балтач районында булды. ТР Президентын шулай ук ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов озатып йөрде.
Балтачка визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов «МДСУ-1» асфальт-бетон заводында булды. Оешма Балтач, Саба, Кукмара, Арча районнарында юл эшләрен башкара, М-12 автоюлын төзүдә катнаша. Җитештерү куәтләрен арттыру максатларында 2021 елда җитештерүчәнлеге 160 тонна булган асфальт-бетон катнашмаларының барлык төрләрен чыгарырга мөмкинлек бирүче асфальт катнаштыру җайланмасы сатып алынды һәм файдалануга тапшырылды.
Рөстәм Миңнеханов Норма авылындагы Овражная урамында вак таш-ком катнашмасы җәю буенча эшләрне карап чыкты. Фәрит Хәнифов республикада Татарстанның Биектау, Әлмәт, Мамадыш районнары ятмаларында чыгарылган вак таштан түбән маржиналь юллар төзү кирәклеге турында сөйләде. Министр сүзләренә караганда, мондый юлларны кече торак пунктларга, күп балалы гаиләләр өчен участокларга һәм вакытлыча юл итеп төзергә мөмкин.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте.