Татарстанның Тукай муниципаль районында «Яр Чаллы - Водозабор» - Ильбухтино – Калмия - «Минзәлә - Боерган» автомобиль юлының 3 км юлы яңартылды. Төзекләндерү эшләре 9 км дан 11,3 км га кадәр һәм 13,3 км дан 14 км га кадәр «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча башкарылган.
Монда вак таш-мастиктан торган ЩМА-8 асфальт-бетон җәелгән, һәр яктан 1,5 м юл кырыйлары ныгытылган. Шулай ук юл тамгасы төшерелгән, 24 сигнал баганасы һәм 8 юл билгесе куелган, металл киртә торгызылган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, төзекләндерүгә кадәр автомобиль юлы участокларының түшәмәсе шактый тузган, колея булган һәм түшәмәнең киңлеге нормативларга туры килмәгән.
Юл 4 техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы һәм 7 м киңлектәге транспорт йөрү өлеше белән проектланган. Ул Ильбухтино, Игенче, Калмия торак пунктлары буенча уза, аның буенча мәктәп һәм муниципальара автобус маршрутлары йөри.
Илкүләм проектлар Россиядә 2019 ел башыннан РФ Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә гамәлгә ашырыла.