Татарстанда тимер юлда йөк төяү гыйнвар-июль айларында 8,5 млн тонна тәшкил итте

2021 елның 13 августы, җомга

2021 елның гыйнвар-июль айларында «РТЮ» ААҖ челтәрендә Татарстан Республикасында 8,5 млн тонна йөк төялгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7,9% ка кимрәк.

Агымдагы елның 7 аенда 5,7 млн тонна нефть һәм нефть продуктлары төялгән – бу 2020 ел дәрәҗәсенә карата 12,6% ка кимрәк, 495,9 мең тонна химия һәм минераль ашламалар (-8,8%), 479,1 мең тонна химикатлар һәм сода (-7,2%), 422,6 мең тонна ашлык (үсеш 2,3 тапкыр), 318,9 мең тонна кара металл ватыклары (+27,4%), 152,4 мең тонна төзелеш йөкләре (+38,4%), 147,9 мең тонна тарттырылган продуктлар (-35,6%) һәм 39,7 мең тонна метизлар (+26,9%).

Фото: rupoezd.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International